Белем радиосы
«Белем радиосы» ― 2022 елның 26 августыннан Казанда эшләүче билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы. РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырылучы социаль проект.[1] Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә татар һәм рус телләрендә эшли. [2] Оештыручылар
ТарихТатнетны үстерү фонды оештыручысы һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән оештырылган. Балалар һәм яшүсмерләр өчен (мәктәп яшендәгеләр өчен) радио эфирыннан тапшырыла торган махсус файдалы контент аз булу сәбәпле, радионы оештыручылар әлеге мәсьәләдә ныклы аналитика ясаган һәм республикада яшь буын өчен әлеге радионың кирәк булуын билгеләгән. [4] МаксатыСоциаль проектның максаты:
ЭчтәлекРадио – билингваль, ул ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшли. «Белем радиосы»нда һөнәр сайларга ярдәм итә, уңышка омтылу хисе уята, белемнәрне арттыра һәм дөньяны күзаллауны киңәйтә торган мәгълүмати тапшырулар әзерләнә. «Белем радиосы»нда теге яисә бу өлкәдә уңышка ирешкән һәр яшүсмер үз талантын күрсәтә, үз таланты турында сөйли ала. «Белем радиосы» ― яшь буынга үзләрен алып баручы буларак сынарга, әлеге өлкәгә беренче адымнарын атларга мөмкинлек бирүче мәйданчык. Тапшырулар
Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларШулай ук карагыз |