Габделәхәт Хәкимов
Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан) Тормыш юлыГабделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа[1]. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була. 1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе. II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар. Бүләкләр
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |