Газиз Иделле
Газиз Иделле, Габделгазиз Сәлах улы Усманов (1905, РИ, Екатеринбург ― 1985, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― язучы, тәрҗемәче, мемуарист. Тәрҗемәи хәлеӘстерхан шәһәрендә туа. Екатиринбурда индустриаль техникумда укый. Аннары «Сабан һәм чүкеч» газетасында, «Шәпи агай» исемле юмористик журналда корректор булып эшли. Шул чорда аның беренче хикәяләре, очерклары дөнья күрә. Ул 1926 елда Казанга килә һәм төрле газета–журнал редакцияләрендә җаваплы вазифалар башкара, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: хикәяләр, повестьлар, драмалар яза. Укучыларга аның «Сайланма әсәрләре», «Пумала башлар», «Икмәк һәм хатын», «Тормышка мәхәббәт», «Ул көннәр», «Күргәннәрем, белгәннәрем» кебек китаплары яхшы таныш. Әдип рус авторларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә актив эшләде, мемуарлар да язды. Танылган татар язучысы 1985 елда вафат. Искәрмәләр |