Иске Балыклы (Самар өлкәсе)
Иске Балыклы (рус. Старая Балыкла) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Балыклы авыл җирлеге составына керә. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Тиләгәзе елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньякка таба якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан[5].
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[3]. ТарихыАвылны 1733 елда, Казан губернасының Арча өязе Балыклы авылы кешеләре нигезли.[6] Шул ук вакытта, авылга Иделнең уң ярыннан мишәрләр күпләп күченә, соңрак казан татарлары йогынтысында «казанлашалар». 1859 елда авылда 143 йортта 974 кеше яшәгән.[7] Халык саны
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 658 кешенең 98% тәшкил иткән.[9] 2010 елда авылда 599 кеше яшәгән.[10] ДинАвылда бер мәчет бар.[6] МәдәниятИске Балыклы авылында мәдәният йорты, аның каршында «Кояшкай» балалар вокаль ансамбле эшли.[6] Искәрмәләр
|