Казакъстан
Казакъстан Җөмһүрияте (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat. Qazaqstan(үле сылтама),; каз. Qazaqstan Respublikasy, Қазақстан Республикасы; [qɑzɑqˈstɑn]) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Россия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш. 1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә русларның өлеше зур. Бердәм сәгать поясына күчүКазакъстан Хөкүмәтенең «Казакъстан Республикасы территориясендә вакытны исәпләү тәртибе турында»гы карарына ярашлы, 2024 елның 1 мартында 00:00 сәгатьтә бөтен ил территориясендә бердәм сәгать бүлгесе (UTC+5) билгеләнә. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак (МСК+2). Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелгән. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматыда да вакыт — бер үк.[9]. ҖәгъpафияКазакъстан — Азия һәм Аypyпa чигендә урнашкан трансконтиненталь дәүләт; территориянең күпчелеге Азиядә урнашкан. Кырый ноктлалар
РельефКазакъстанның территориясен күбесенчә чүлләр (36 %) һәм ярымчүлләр (18 %) били. Казакъстан территориясенең 35% өлешен далалар, 5,9 % — урманнар биләп тора.[10] Илнең үзәк районнарында Казакъ кечкенә таулар тезмәсе (Казахсᴋий мелкосопчник) урнашкан. Казакъстанның төньягын Көнбатыш Себер тигезлеге биләп тора. Идарә-җир төзелеше
Дәүләти бәйрәмнәр
Казакъстанда туган танылган шәхесләрИскәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз
|