Канада Арктика архипелагы
Канада арктика архипелагы (ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien) — Төньяк Боз океанындагы эре утраулар төркеме, Төньяк Американың иң төньяк яры янында, Канаданың Нунавут һәм Төньяк-Көнбатыш территорияләренә карый. Мәйданы — 1,3 млн. км². Эре утраулары: Баффин Җире, Элсмир, Виктория. Кыйтга сайлыгында урнашкан. Рельефы, нигездә, тигезлекләрдән гыйбарәт, көнчыгыш өлешендәге тауларның иң биек ноктасы — 2926 м (Элсмир утравында). Нефть, табигый газ, тимер, бакыр рудасы чыганаклары бар. Гыйнварның уртача температурасы —23°…—35°, июльнең уртача температурасы +4…+7°. Температураның абсолют минимумы —50°. Еллык явымнар саны — 100 мм (төньякта)…400—450 мм (көньяк-көнчыгышта). Мәңгелек туңлык зонасында урнашкан, бозлыклар бар. Үсемлекләр дөньясы арктика чүле (төньякта) һәм мүк-мүкчә тундрасыннан (көньякта) гыйбарәт. Утрауларда төньяк боланы, ак аю, котып төлкесе яши. Җәен кошлар күп була. Утрауларның күбесендә кеше яшәми, торак пунктларнының күпчелеге — я эскимос авыллары, я хәрби базалар, я котып станцияләре. Төп торак пунктлары: Икалуит (Фробишер-Бей), Кембриҗ-Бей, Резольют. |