Кудымкар
Куды́мкар (рус. Кудымкар, коми-перм. Кудымкар) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Кудымкар районының административ үзәге. 2005 елга кадәр — Коми-Пермяк автономияле округының үзәге. Халык саны — 28 984 кеше (2010). ГеографияШәһәр Иньва елгасында тора, Пермьнан 201 км төньяк-көнбатышка таба урнаша. Шәһәр аша Гайнә—Менделеевск трассасы уза. ТарихЯзма чыганакларда Кудымкар беренче тапкыр 1579 елда телгә алына. 1908 елда Кудымкарда 1108 кеше яшәгән. Бу вакытта ул Пермь губернаның Саликам өязенең 3-нче станы башлыгы резиденциясе булган. Монда 4-класслы шәһәр училищесы, зимства хатын-кызлар мәктәбе, китапханә, хастаханә, ветеринар пункты, Кува елгада тегермән һәм плотина, урманчылыгы, кулланучылар җәмгыяте, ятимнәр йорты һәм гарипләр йорты булган. 1909 елда почта-телеграф бүлекчәсе ачыла. 1925 елда Кудымкар Коми-Пермяк милли округының үзәге була. 1931 елда Кудымкар шәһәр тибындагы посёлогы статусын, 1938 елда — шәһәр статусын ала. 1927 елда педагогик училище, 1929 елда урман техникумы, 1930 елда — авыл хуҗалыгы һәм медицина техникумнары ачылалар. 1931—1934 елларда Гайнә—Менделеево магистрале төзелә, ул Кудымкарны Транссебер магистрале белән тоташтыра. Халык
Милли состав
Мәдәният
Икътисад
Югары уку йортлары
ФотогалереяИскәрмәләр
|