Кырым
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кырым ярымутравы (кырымтат. Qırım yarımadası, рус. Крымский полуостров, укр. Кримський півострів) — географик яктан Россия көньяк-көнбатышында һәм Украина көньягында урнашкан ярымутрау. Аның җирендә Кырым Республикасы, Акъяр шәһәре һәм Херсон өлкәсенең бер өлеше урнаша. Географик мәгълүматЯрымутрау мәйданы — 26 860 км². Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрауның көньягында — Кырым таулары. Иң зур ноктасы 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы. Төньяк өлешендә Кырым кыйтгасы Перекоп күчеше белән тоташа. Ярымутрау көньягында Керчен ярымутравы һәм көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар. Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Бельбек. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар. Тарих
ХалыкКырымда халык саны — 1969,8 мең кеше (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Киреч. Кырым ярымутравындагы Аю тау итәгендә «Артек» халыкара балалар үзәге урнаша. 2001 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — белоруслар, 0,5 % — татарлар яши. Фотосурәтләр
Сылтамалар
|