Википедиядә
Сираев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Марат Сираев, Марат Әшрәп улы Сираев (1936 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки ― 2023 елның 26 феврале, РФ, ТР, Казан) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (1994-2000), Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе (1990-1994),
Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1983-1988), РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1982). [1]
Тәрҗемәи хәле
1936 елның 1 маенда Татарстан АССР Әлки районы Урта Әлки авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе 22 ел МТСта «Коммунар» комбайнында эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5нче класстан 6 километрдагы күрше авыл урта мәктәбенә йөреп укый. 1955-1956 елда армиядә хезмәт итә: Сарытау кече командирлар авиация мәктәбендә радист-механик белгечлеге ала. 13 айдан соң, Хрущевның армияне кыскарту сәясәте буенча, карт әти-әнисе өчен бердәнбер туендыручы буларак, вакытыннан алда демобилизацияләнә.
Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, ел ярым укыгач, агрономия факультетына читтән торып укуга күчеп, авылына кайта.
Хезмәт юлы
- 1956-1958 елларда ― Әлки районында МТС, 1958-1960 елларда ― «Динамо» колхозы учетчигы.
- 1960-1961 елларда ― район башкарма комитеты бүлек мөдире, 1961-1962 елларда райком пропагандисты.
- 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1962-1963 елларда «Энергетик» совхозында агроном булып эшли, аннары ТАССР Куйбышев районы «Пичкасский» совхозы парткомы секретаре итеп сайлана.[2]
- КПССның Әлки район комитетында инструктор, гомуми бүлек мөдире була.
- 1965-1968 елларда ― Алексеевский районы «Разумовский» совхозы директоры (совхоз үзәге Зур Тигәнәле). [3]
- 1971 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач, партиянең Алексеевск район комитетының икенче секретаре булып эшли.
- 1971-1976 елларда ― Апас районы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.
- 1976 елдан 1983 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының (У. Ш. Җиһаншин) беренче урынбасары.
- 1979-1983 елларда ― республика «Сельхозхимия» берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.
- 1983 елдан 1988 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры.
- 1988-1990 елларда ― Татарстан АССР статистика идарәсе җитәкчесе.
- 1990-1994 елларда ― Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе.
- 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе [4]
- 2000-2008 елларда – «Казан кремле» музей-тыюлыгы директорының беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете фондының генераль директоры.
Җәмәгать эшчәнлеге
- 1983-1990 ― ТАССР Югары Советы депутаты
- 1990-1992 ― ТССР Югары Советы депутаты
- 1992-1994 ― ТР Югары Советы депутаты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны, улы, кызы.
«За голосами в Кандагар» (К., 2000) китабы авторы. [5]
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
---|
Көнкүреш хезмәт күрсәтү министрлары |
---|
|
|
|
|
Торак-коммуналь хуҗалык министрлары |
---|
|
|
Сәламәтлек саклау министрлары |
---|
|
|
|
Җиңел сәнәгать министрлары |
---|
|
|
Урман хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Урман сәнәгате министрлары |
---|
М. Газизов (1939–1940) • П. Владимиров (1940–1942) • Н. Коровин (1942–1943) • В. Шипунов (1943–1948) • П. Владимиров (1948–1955) |
|
Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Җирле сәнәгать министрлары |
---|
|
|
Ит-сөт сәнәгате министрлары |
---|
|
|
|
Азык-төлек сәнәгате министрлары |
---|
|
|
Мәгълүмат һәм матбугат министрлары |
---|
| |
|
Авыл хуҗалыгы министрлары |
---|
|
|
Социаль яклау министрлары |
---|
|
|
Ягулык сәнәгате министрлары |
---|
|
|
|
|
Дәүләт куркынычсызлыгы министрлары |
---|
|
|