Назыйм Ханзафаров
Назыйм Ханзафаров (1937 елның 12 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч ― 2023 елның 31 декабре, РФ, ТР, Казан) — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы. БиографиясеКайбыч районында туган, 1962 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 1962-1971 елларда «Родина» мәдәният йорты үзешчән театрында эшли, параллель рәвештә КДУның филология факультетында укый, ул 1965 елда тәмамлый. 90 нчы еллар башында Казанга күчеп килә, ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. 2010-2012 елларда ул Яшел Үзән шәһәренең һәм районының баш архитекторы була[1]. Аның тарихы, драматургиясе, комедиясе, татар сәнгате эшлеклеләренең иҗаты буенча хезмәтләре дөнья күрде. Вафаты2023 елның 31 декабрендә Казанда вафат[2]. Туган авылы Олы Кайбычта җирләнгән[3]. Герб идеясын тәгъдим итүГербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый. БүләкләреТататрстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Искәрмәләр
ЧыганакларТышкы сылтамаларМоны да карагыз |