Наиф Акмал
Наиф Акмал, Наиф Нәҗип (Әхмәтнәҗип) улы Акмалов (Прагада: Naif Aqmal[1], 1973 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран) ― радиожурналист, Прагадагы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хәбәрчесе. Тәрҗемәи хәле1973 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Каташ-Каран авылында дин әһелләре нәселеннән булган гаиләдә туган.[2] Әтисе ― Нәҗип (Әхмәтнәҗип) Рәшит (Әхмәтрәшит) улы (1948) ― 1990-елларда Каташ-Каран мәктәбе директоры, 2011―2017 елларда шул ук авылның «Зөһрә» мәчете имамы.[3] Наиф Каташ-Каран сигезьеллык (1988), Янурыс урта (1990) мәктәпләрендә укыган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1995). 1992―1994 елларда «Дөнья» газетасында эшләгән. 1994 елда ― «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр. 1993―1996 елларда ― «Азатлык» радиосының Татарстандагы штаттан тыш хәбәрчесе. 1995―1996 елларда ― «Татарстан» радиосының «Дөнья» студиясендә мөхәррир. 1996 елдан ― Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе (Прага) журналисты. Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |