Равил Гарипов
Гарипов Равил Касыйм улы - “Каздорстрой” ачык акционерлык оешмасы җитәчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе. Тәрҗемәи хәлеГарипов Равил Касыйм улы 1954 нче елның 8 нче июнендә элекке Норлат районы Урысбага авылында крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1961 нче елда Урысбага мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Ул бик актив, шук була. Концертларда катнаша, спектакльләрдә уйный, шигырьләр сөйләргә ярата. Мәктәптә иң яраткан фәне математика була. 7-8 сыйныфларда укыганда математика һәм физика буенча үткәрелгән район олимпиадаларында катнаша. Югары сыйныфларны Равил Казан шәһәрендәге 10 нчы интернат-мәктәптә тәмамлый. Аннары Казан финанс институтына укырга керә. 1975 нче елда институтны тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә китә. Шул ук елны армия сафларына алына. Хабаровск өлкәсендә Япон диңгезендә Бухта Ольга, Сопка Богатырьда ПВО частьләрендә хезмәт итә. Хезмәт юлыАрмиядән соң туган якларына кайта, Зеленодольск СМУ ның Норлат бүлегендә экономист булып эшли. 1977 нче елдан Казан шәһәрендә яши башлый, “Каздорстрой” оешмасына бухгалтер-ревизор булып урнаша. Менә инде 42 ел шушы оешмада җитәкче булып эшли. Бүләкләре, мактаулы исемнәреТырыш хезмәте өчен күп тапкырлар орден, медаллләр , мактау грамоталары белән бүләкләнә.Равил Гарипов- Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе. Ул Россиянең һәм Зеленодол районының почетлы гражданины. Экономика фәннәре кандидаты. ИскәрмәләрСылтамалар
Моны да карагыз |