Ринат Ногайбәков |
---|
Туган телдә исем |
Ногайбәков Ринат Ардинат улы |
---|
Туган |
16 август 1970(1970-08-16) (54 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, ТР Азнакай районы Тымытык авылы |
---|
Ватандашлыгы |
СССР↓ РФ |
---|
Бүләк һәм премияләре |
, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, «В.И. Вернадскийның 150 еллыгы» медале |
Википедиядә
Ногайбәков фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Ринат Ногайбәков-Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы.
Биографиясе
Ногайбәков Ринат Ардинат улы 1970 елның 16 августында ТР Азнакай районының Тымытык авылында туган. 1992 елда Уфа нефть институтын, 1994 елда Бейкерсфилд шәһәрендә Калифорния штаты университетын, 2001 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
Ринат Ардинат улы уйлап табуларга, файдалы модельләргә патентлар авторы, авторлык хокукы таныклыгына ия.
2012 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясе лауреаты. Берничә брошюра һәм китап автордашы.
«Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.
Техник фәннәр кандидаты.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге
- 1992-1994 елларда-нефть һәм газ чыгару буенча оператор, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы мастеры.
- 1994-1996 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары
- 1996-1998 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм җитештерү эшләре цехы башлыгы.
- 1998-2005 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары.
- 2005 елның октябреннән- Әлмәт муниципаль районы Кичү авыл җирлеге депутаты.
- 2005 елдан 2016 елга кадәр - «ТМС групп " ҖЧҖ ИК директоры.
- 2016 елдан — «Татнефть» ГАҖнең «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2020 елдан - «Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.
- 2021 елның августыннан-ТР Йөзү федерациясе Президенты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Сылтама
|
---|
Җитәкчелек: | | |
---|
Президиум: | |
---|
Комитет 1: Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә | |
---|
Комитет 2: Бюджет, салымнар һәм финанс | |
---|
Комитет 3: Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык | |
---|
Комитет 4: Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше | |
---|
Комитет 5: Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте | |
---|
Комитет 6: Законлылык һәм хокук тәртибе | |
---|
Комитет 7: Социаль сәясәт | |
---|
Комитет 8: Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр | |
---|
Комиссия 1: Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору | |
---|
Комиссия 2: Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясе | |
---|
Комиссия 3: Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү | |
---|
|