СарыкчылыкСарыкчылык — сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче терлекчелек тармагы. Сарыкларның продукциясе булып ит, йон, сөт ризыклары тора. сарык үрчетү көтүлек җирләре күп булган илләрдә таралган. Аеруча чүлле һәм ярымчүлле көньяк илләре бу тармак белән мәшгуль. Сарыкчылык тармаклары:
Каты йонлысы тунлы, ит-майлы, ит-йонлы һәм ит-йонлы-сөтлегә бүленә. Нинди тармакның үсүе,үрчетү җирлегенә карап таралган. Нечкә рунлы чүлле якларда, ярым нечкә рунлы һәм ит-йонлы тармаклар дымлы климталы якларда, ә таулы районнарда каты йонлы ит-йон-сөтле сарыклар үрчетәләр. 1997 елга җирдә 1,1 млрд сарык яшәве билгеле. Кытайда бу сан якынча 133 млн, Австралияда 123 млн, Һиндстанда 57 млн, Иранда 52, Төркиядә 33, ә Россиядә, Испанияда, Мароккода 15-25 млн. Йонны иң күп җитештерүчеләр: Австралия, Яңа Зеландия, БДБ илләре, Кытай. Сарык токымнарыСарыкларның 600ләп токымы бар дип санала[1]. Иң популяр төрләр булып нечкә рунлы сарыклар санала:
Бу токымнардан зур булганлыктан йон күп алалар. Кайбер башка токымнары:
ГенофондИң кыйммәтле сарык генофонды булып Украинаның 16 нәсел заводы санала. Асканий токымы буенча 3 завод («Аскания Новая» и «Красный чабан» Херсон өлкәсе, «Атманай» Запорожье өлкәсе); прекос токымлы 4 завод («Илличивка», «Степок» , «Чувирине», «Пограничник»). Цигай токымлы 5 нәсел заводы ( Р.Люксембург ис., «Славное», «Черноморский», «Виктория», «Дружба народов»). Украина токымлы 3 нәсел заводы («Аскания Новая», «Маркеево») ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|