Сарысаз-Тәкермән мәчете
Сарысаз-Тәкермән мәчете, рәсми исеме Мөхәммәд мәчете (рус. Сарысаз-Такерманская мечеть «Мухаммад») ― Татарстанның Сарман районы Иске Имән авыл җирлегенә[d] керүче Сарысаз-Тәкермән авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. ТарихXIX гасыр башында авылда мәчет булган. Билгеле дин әһелләре:
1855 елда җәмигъ мәчете төзелгән. Дин әһелләре:
1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена кергән Тәкермән авылында 1870 елда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[2] 1859 елда авылда 824 ир-ат, 1902 елда 619 ир-ат теркәлгән. XIX гасыр уртасыннан авылда мәчет, 1870 елдан аның янында мәктәп булуы билгеле, 1905 елда авылда 2 мәчет теркәлгән.[3] 1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт биргән. Дин әһелләре: 1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [4] «1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 2 мәчет булуы теркәлгән. [5] Яңа бина1994 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәд» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Җир участогы белән бергә мәйданы 615 кв.м. Имамнар:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
. |