Уба районы
Уба районы (рус. Убинский район) — Новосибирск өлкәсендә урнашкан административ берәмлек. Административ үзәге — Уба авылы. ГеографияСазлыклар район мәйданының 42% өлешне, урманнар һәм куаклыклар район мәйданының 31% өлешне биләп торалар. Район территориясендә Уба күле — зурлыгы буенча Новосибирск өлкәсенең икенче күле урнаша. ТарихУба районы 1925 елда Себер крае Бараба округы составында оештырыла. 1930 елдан — Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе составында. Халык
Милли состав
Татарлар районның 3 торак пунктында (Иптәшавыл, Яңа Качемка (Базиллар), Шушковский) күпчелекне тәшкил итәләр. Административ бүленеш
ИкътисадИкътисад нигезе — авыл хуҗалыгы. ТранспортРайон аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск) автоюлы һәм Себер аша тимер юл магистраленең «Новосибирск—Татарск» өлеше бара. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
|