Гатаулла Минаев
Гатаулла Минаев (Гатаулла Мирзаһит улы Минаев, тәрбиягә алган ата-анасы биргән исеме рус. Николай Сергеевич Орлов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Тәрҗемәи хәле1919 елның 29 декабренда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Актаныш районы) Зөбәер авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, ата-анасы белән Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә күчеп китә. Ятим калып, Орловлар гаиләсендә тәрбияләнә, аларның фамилиясен ала. Ленинградның Ижор заводында эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә була. Бөек Ватан сугышы елларында1941 елның июненнән фронтта. Киев тирәсендәге сугышларда әсир төшә, ләкин аннан кача. 1942 елның февраленнән Украинаның Сумы өлкәсендә «Ватан өчен» (За Родину) партизан отрядында хәрәкәт итә. 1943 елдан Украинаның Ровно өлкәсе партизан берлегенең шартлату төркеме җитәкчесе. БатырлыгыМинаев җитәкчелегендәге төркем 20 дән артык хәрби-диверсия һөҗүме оештыра, дошманның йөздән артык эшелонын юкка чыгара, 4 тимер юл күперен шартлата. 1945 елның 2 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Сугыштан соң1944 елдан Ровно шәһәрендә яши һәм эшли. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр |