Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Мәскәү (мәгънәләр) битенә күчегез.
Мәскәү Халык саны
13 149 000 (2024) Нигезләнгән
Unknown Гимн
Мәскәү һимны Хөкүмәт башлыгы
Сергей Собянин Сәгать поясы
Мәскәү вакыты , UTC+03:00 , Европа/МәскәүКардәш шәһәрләр
Берлин , Dähli , Мадрид , Тел-Әвив , Тәһран , Пекин , Валансьен , Лондон , Любляна , Буэнос-Айрес , Астана , Афин , Дүсселдорф , Вена , Бангкок , Белград , Загреб , Әнкара , Улан-Батор , Бишкәк , Сеул , Һавана , Акъяр , Дөбәй , Токио , Пхеньян һәм Бакы Nawddsant
Изге Георгий География Моның өлеше
Үзәк федераль округ АТБ
Россия Ил
Россия Мәйдан
2,562 км² ДДӨБ
156 метр Сулык
Мәскәү елгасы , Мәскәү исемендәге канал Координатлар
55°45'2"тн, 37°37'3"кнч Почта индексы
101001–135999 Телефон коды
495, 499 RU-MOW Gwleidyddiaeth Corff gweithredol
Мәскәү мэры, Мәскәү хөкүмәте Канун чыгару органы
Мәскәү шәһәр думасы Башлык исеме
Мәскәү хөкүмәте премьер-министры Хөкүмәт башлыгы
Сергей Собянин Нигезләүче
Юрий Долгорукий
Мәскә́ү (рус. Москва ) — Россия Федерациясенең башкаласы , федерация әһәмияте шәһәре , үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең , Россия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Европа тигезлегендә , Мәскәү елгасы янында урнашкан.
Россиянең һәм Европаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).
Мәскәү — Россия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне , Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.
География
Мәскәүнең космостан күренеше
Географик урнашу
Шәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә , Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы — 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² — тышкы ягында урнашкан.
Шәһәрнең уртача биеклеге — 156 м, иң биек ноктасы — Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.
Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза , Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.
Сәгать поясы
Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Шәһәр климаты — уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы — июль (уртача 19,2 °C).
Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы — 2008 (урта температура — 7,3 °C), иң салкыны — 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с, һава дымлылыгы — 77%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән — 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.
Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — җәйдә.
Мәскәү климаты
Күрсәткеч
Гый
Фев
Мар
Апр
Май
Июн
Июл
Авг
Сен
Окт
Ноя
Дек
Ел
Абсолют максимум, °C
8,6
8,3
19,7
28,9
33,2
34,7
38,2
37,3
32,3
24,0
16,2
9,6
38,2
Уртача максимум, °C
−4
−3,7
2,6
11,3
18,6
22,0
24,3
21,9
15,7
8,7
0,9
−3
9,6
Уртача минимум, °C
−9,1
−9,8
−4,4
2,2
7,7
12,1
14,4
12,5
7,4
2,7
−3,3
−7,6
2,1
Абсолют минимум, °C
−42,2
−38,2
−32,4
−21
−7,5
−2,3
1,3
−1,2
−8,5
−20,3
−32,8
−38,8
−42,2
Явым-төшем нормасы, мм
52
41
35
37
49
80
85
82
68
71
55
52
707
Чыганак: Погода и Климат
Этимология
Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.
Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow , алман. Moskau , фр. Moscou .
Тарих
Борынгы чор
Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.
Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.
Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-сүздәл кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[ 2] . Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.
1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.
Алтын Урда чоры
Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре — баскаклар, даруглар һәм бүтән — яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.
Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар , соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән.
Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәүнең әһәмияте күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы — Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.
Мәскәү кенәзлеге үзәге
{{main|Бөек Мәскәү кенәзлеге
Халык =
Мәскәү — Россиядә һәм Европада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.
Халык саны буенча шәһәр Россиядә — беренче, Европада — икенче (СТамбовлдан соң), дөньяда — сигезенче.
Халык саны 1350 1400 1600 1638 1710 1725 1738 1750 30 000 ↗ 40 000↗ 100 000↗ 200 000↘ 160 000↘ 145 000↘ 138 400↘ 130 0001775 1785[ 3] 1800 1811[ 3] 1813 1825[ 3] 1830[ 3] 1835[ 3] ↗ 161 000↗ 188 700↗ 250 000↗ 270 200↘ 215 000↗ 241 500↗ 305 600↗ 335 8001840[ 3] 1847[ 3] 1852 1856[ 3] 1858[ 3] 1859[ 3] 1863[ 3] 1864 ↗ 349 100↗ 353 300↗ 373 800↘ 368 800↗ 377 800↗ 379 300↗ 462 500↘ 351 6001868 1871 1886 1891 1897[ 4] 1900 1902[ 3] 1907[ 3] ↗ 416 400↗ 601 969↗ 753 459↗ 822 400↗ 1 039 000↗ 1 175 000↘ 1 174 700↗ 1 345 7001908 1912 1913[ 3] 1914[ 3] 1915 1917[ 3] 1920 1923[ 3] ↗ 1 359 200↗ 1 617 157↘ 1 563 100↗ 1 762 700↗ 1 817 000↗ 1 854 400↘ 1 028 200↗ 1 542 9001926[ 4] 1928[ 5] 1931[ 3] 1936 1939[ 4] 1956[ 6] 1959[ 7] 1967[ 3] ↗ 2 080 000↗ 2 127 200↗ 2 781 300↗ 3 641 500↗ 4 609 000↗ 4 839 000↗ 5 045 905↗ 6 422 0001970[ 8] 1972[ 3] 1973[ 3] 1976[ 3] 1979[ 9] 1982[ 3] 1986[ 3] 1989[ 10] ↗ 6 941 961↗ 7 151 000↗ 7 255 000↗ 7 658 000↗ 7 830 509↗ 8 111 000↗ 8 527 000↗ 8 769 1171990[ 11] 1991[ 11] 1992[ 3] 1993[ 11] 1994[ 11] 1995[ 11] 1996[ 3] 1997[ 11] ↗ 8 880 124↗ 9 017 415↘ 8 956 900↗ 9 066 025↗ 9 066 612↗ 9 085 457↘ 8 434 300↗ 9 411 2361998[ 11] 1999[ 11] 2000[ 11] 2001[ 3] 2002[ 4] 2003[ 3] 2004[ 11] 2005[ 3] ↗ 9 604 297↗ 9 783 242↗ 9 932 932↘ 8 396 400↗ 10 126 000↗ 10 126 400↗ 10 391 470↗ 10 406 6002006[ 3] 2007[ 3] 2008[ 3] 2009[ 11] 2010[ 12] 2011[ 3] 2012[ 13] 2013[ 14] ↗ 10 425 100↗ 10 442 700↗ 10 470 300↗ 10 508 971↗ 11 503 501↘ 11 503 500↗ 11 612 943↗ 11 979 5292014[ 15] 2015[ 16] ↗ 12 108 257↗ 12 197 596
Милли состав
Халык
1897 [ 17]
1926 [ 18]
1939 [ 19]
1959 [ 20]
1970 [ 21]
1979 [ 22]
1989 [ 23]
2002 [ 24]
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
К. с.
%
руслар
987 044
95,0%
1 771 690
87,8%
3 614 430
87,4%
4 507 899
88,6%
6 301 247
89,2%
7 146 682
90,1%
7 963 246
89,7%
8 808 009
84,8%
украиннар
4 478
0,4%
16 082
0,8%
90 479
2,2%
115 489
2,3%
184 885
2,6%
206 875
2,6%
252 670
2,8%
253 644
2,4%
татарлар
4 2881
0,4%
17 076
0,8%
57 687
1,4%
80 489
1,6%
109 252
1,5%
131 328
1,7%
157 376
1,8%
166 083
1,6%
әрмәннәр
1 604
0,2%
6 369
0,3%
13 682
0,3%
18 379
0,4%
25 584
0,4%
31 414
0,4%
43 989
0,5%
124 425
1,2%
әзериләр
-
-
224
~0,0%
677
~0,0%
2 528
0,1%
4 889
0,1%
7 967
0,1%
20 727
0,2%
95 563
0,9%
яһудләр
5 070
0,5%
131 244
6,5%
250 181
6,0%
239 246
4,7%
251 350
3,6%
222 900
2,8%
174 728
2,0%
79 359
0,8%
белоруслар
1 016
0,1%
13 161
0,7%
24 952
0,6%
34 370
0,7%
50 257
0,7%
59 193
0,7%
73 005
0,8%
59 353
0,6%
башкалар
35 091
3,4%
61 295
3,0%
84 930
2,1%
87 181
1,7%
133 544
1,9%
125 243
1,6%
189 838
2,1%
796 318
7,7%
барлык
1 038 591
100,0%
2 017 141
100,0%
4 137 018
100,0%
5 085 581
100,0%
7 061 008
100.0%
7 931 602
100,0%
8 875 579
100,0%
10 382 754
100,0%
Искәрмә: 1 Әзериләр белән
Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә руслар күпчелектә — халыкның 86% алалар, яисә 9 930 410 кеше.
Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе .
Мәскәүдә туган танылган кешеләр
Административ бүленеш
2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә:
1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)
Транспорт
Казан вокзалы
Тимер юл транспорты
Шәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:
Ленинград вокзалы (Петербург , Һелсинки , Псков , Таллин , Петрозаводск , Мурманск )
Казан вокзалы (Казан , Түбән Новгород , Сембер , Самар , Чиләбе , Дүшәнбе , Уфа , Ырынбур , Екатеринбург , Петропавел , Барнавыл , Ташкәнт , Бишкек , Нурсолтан , Грозный , Новороссийск , Дондагы Ростов , Нерюнгри )
Ярославль вокзалы (Ярославль , Котлас , Воркута , Архангельск , Пермь , Яңа Уренгой , Абакан , Красноярск , Хабарау , Владивосток )
Белорусия вокзалы (Праһа , Брест , Минск , Варшава , Калининград , Һомел , Смоленск )
Курск вокзалы (Белгород , Курск , Донецк , Акъяр , Акмәчет , Сухум , Волгоград )
Павелец вокзалы (Сарытау , Липецк , Тамбов , Воронеж )
Рига вокзалы (Рига , Великие Луки )
Савёлово вокзалы (Дмитров , Дубна )
Киев вокзалы (Киев , Кишинәү , Брянск , Әдис , Ковель , София )
Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.
Аэропортлар
Автомобиль транспорты
Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — Тула — Орёл — Курск — Белгород — Украина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — Калуга — Брянск — Украина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — Воронеж — Дондагы Ростов — Краснодар — Новороссийск ), М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе ), М6 «Каспий» (Мәскәү — Тамбов — Волгоград — Әстерхан ), М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа ), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск ), М9 «Балтия» (Мәскәү — Ржев — Латвия белән чиге), М10 «Россия» (Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Петербург ), А101 «Балтия» (Мәскәү — Малоярославец — Белорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка ), А104 «Балтия» (Мәскәү — Дмитров — Дубна ) автоюлларның башлангыч пункты.
Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы , Өченче транспорт боҗрасы , Мәскәү боҗра автомобиль юлы .
Метрополитен
Моны карагыз: Мәскәү метрополитены
Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.[ 26]
Елга транспорты
Моны карагыз: Төньяк елга порты
Мәгариф һәм фән
Мәскәү шәһәрендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары эшләп килә. Беренчесе берничә төркемгә бүленә: университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр, Оборона министрлыгы сайты , Эчке эшләр министрлыгы сайты уку йортлары бар.
1-се Мәскәү дәүләт медицина университеты
М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты
Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Россия дәүләт карамай һәм газ университеты
Россия халыклар дуслыгы университеты
Мәскәү корыч һәм бирелмәләр институты
Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты
Мәскәү дәүләт элемтә юллар университеты
Мәскәү дәүләт юридик академиясе
Россия Хөкүмәте янындагы Финанс Университеты
Россия дәүләт социаль университеты
Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе(РАНХиГС).
В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягә рәсем институты
Кардәш шәһәрләр
Галерея
Күренеш
Искәрмәләр
↑ Расчет расстояний между городами . Транспортная компания «КСВ 911». әлеге чыганактан 2011-08-12 архивланды. 2010-02-08 тикшерелгән.
↑ http://www.business-gazeta.ru/article/140813/
↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 3,27 3,28 3,29 3,30 3,31 3,32 Народная энциклопедия «Мой город». Москва . әлеге чыганактан 2013-10-16 архивланды. 2013-10-16 тикшерелгән.
↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Города с численностью населения 100 тысяч и более человек . әлеге чыганактан 2013-08-17 архивланды. 2013-08-17 тикшерелгән.
↑ Статистический справочник СССР за 1928 г.
↑ Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956 . әлеге чыганактан 2013-10-26 архивланды. 2013-10-26 тикшерелгән.
↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу . Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. . Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. . Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения . әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
↑ 11,00 11,01 11,02 11,03 11,04 11,05 11,06 11,07 11,08 11,09 11,10 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
↑ ВПН-2010. Приложение 1. Численность населения по районам города Москвы . әлеге чыганактан 2014-08-16 архивланды. 2014-08-16 тикшерелгән.
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года . әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов) . әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года . әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год) . әлеге чыганактан 2015-03-18 архивланды. 2015-03-18 тикшерелгән.
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=831
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=209
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=39
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=45
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=18
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=19
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=18
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-17
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2012-11-17
↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2013-01-20, retrieved 2012-12-21
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
1 000 000 -нан артык кеше500 000 — 1 000 000 кеше 250 000 — 500 000 кеше Шәһәрләрнең халык саны
2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән.
Калып:Европа башкалалары
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары
> 100 мең кеше > 50 мең кеше > 25 мең кеше > 10 мең кеше > 5 мең кеше Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре , Украина , Казакъстан торак пунктлары
↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин
Башкортлар саны буенча Русия торак пунктлары
>100 мең кеше >50 мең кеше >25 мең кеше >10 мең кеше >5 мең кеше Эчендә торак пункты урыны башкортлар күләме буенча бирелде. Мәсәлән: Баймакта башкортлар 71,6% (беренче), Учалыда – 53% (икенче), Ишембайда -29,7%.