Миңлекамал (спектакль)
«Миңлекамал» — язучы һәм драматург Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган спектакль. Драма 2 пәрдәдә. Премьерасы 1944 елның 27 апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелә. Режиссёры – Хөсәен Уразиков. Рәссамы – Петр Сперанский. ТарихЯзучы Мирсәй Әмир 1943 елның җәендә ике айга якын Татарстан АССР авылларында йөри, халык тормышы белән таныша. Сугыш чорында әдип драматургия өлкәсендә каләмен сынап карый. Әсәр материалы шул вакытта табыла.[1] 1944 елда дөнья күргән «Миңлекамал» драмасында Мирсәй Әмир ил азатлыгы хакына бар авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист хатын-кызларның реалистик образын тудыра. [2] Драмадагы төп героиня Миңлекамалның прототибы:
Мирсәй Әмир драманы режиссёр Хөсәен Уразиковка 1944 елның башында тапшыра. Миңлекамал роленә Галия Булатова һәм Мәрьям Сульва билгеләнгән. Мәрьям Сульваның (43 яшьтә) Миңлекамалы басынкы, тыйнак, әмма үз дигәненә ирешә торган, көчле ихтыярлы хатын-кыз булса, Галия Булатованың (38 яшьтә) Миңлекамалы ― эчке хәрәкәткә ия, горур, көчле, тормышта күпне күргән, колхоз тормышын яхшы белүче каты куллы җитәкче.[1]
1944 елны Татар дәүләт академия театры җәйге гастрольгә «Миңлекамал» спектаклен дә алып чыга, ул Калинин, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнарында (Сарманда 1945 елда) күрсәтелә. 1945 елда Җиңү көннәрендә Казанда куела. [1] Драма буенча Башкорт драма театры сәхнәсендә спектакль куелган (1946; режиссер Р. Фәйзи). [2] 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган «Миңлекамал» спектакле дә күрсәтелә. [5] Декададан соң театр Урта Азия (Ташкент һ.б. шәһәрләр) буенча гастрольләренә «Миңлекамал» спектаклен алып чыга. (Миңлекамал ролендә уйнаган Галия Булатовага шул елны РСФСР халык артисты исеме бирелә). Яңа заманГалия Булатовадан соң Камал театрында Миңлекамалны Вера Минкина уйный. Миңлекамалның холкын, үз-үзен тотышын, сөйләшүен, хәрәкәтләрен нәкъ тормыштагыча итеп уйнавы белән аерылып тора. Зөлфирә Зарипова башкаруында Миңлекамал гадәттән тыш батыр йөрәкле, кыю, чая хатын булып истә кала. [1] Соңгы тапкыр «Миңлекамал»ны 1975 елда Камал һәм Әтнә халык театрлары сәхнәләштергән. [6] 2013 елда Әтнә татар дәүләт драма театрында «Миңлекамал» спектакле куелган. Премьера датасы – 2013 елның 27-28 декабре. Режиссер Р. Фазлыев, рәссам С. Скоморохов, композитор М. Әхмәтшин, Миңлекамал ролендә Рәзинә Ибраһимова. 1975-1977 елларда Әтнә халык театры Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә «Миңлекамал» спектакле белән катнашкан булган. [7] Уңышлары1945 елда режиссёр Хөсәен Уразиковка, Миңлекамал ролен югары дәрәҗәдә башкарган өчен Галия Булатовага Татарстан АССР халык артисты, автор Мирсәй Әмиргә Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. [1] Искәрмәләр
Сылтамалар
|