Мәликә Разакова
Мәликә Разакова, Мәликә Мәхмүт кызы Разакова (рус. Малика Махмудовна Разакова, 1985 елның 1 ноябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Каршы) — кино һәм эстрада актеры, җырчы (сопрано), Татарстанның (2017), Башкортстанның (2022) һәм Россия Федерациясенең (2024) атказанган артисты, «Татар җыры» фестиваленың «Алтын барс» призы иясе (2003, 2004 һ.б.). 2000 елдан һөнәри җырчы. Җырларын унлап телдә, шул исәптән, татар, рус, башкорт, үзбәк, төрек, инглиз һ.б. телләрдә башкара. Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры (рус. Образцово-показательный оркестр Росгвардии) солисты[1] Тәрҗемәи хәле1985 елның 1 ноябрендә Үзбәкстанның Каршы шәһәрендә музыка сөюче гаиләдә туган. Бабасы Мәхмүт Госманов — җырчы һәм музыкант, әбисе Миңлекамал Ихсанова — җырчы һәм музыкант, әтисе Мәхмүт Разаков — композитор, җырчы, музыкант – мультиинструментчы, әнисе Гөлсинә Госманова — музыкант (виолончельдә һәм аккордеонда уйнаучы), Мәликәнең продюсеры[2]. Әнисе белән 1998 елда Уфага, 2000 елда Казанга күчеп килгән. Сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә Карши шәһәрендә (Үзбәкстан) яшүсмерләр арасында үткән бәйгедә чыга. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау бүлеген (укытучысы — РФ халык артисты профессор Венера Ганиева), РАТИ-ГИТИС ның драма театры һәм кино актеры факультетын (2013, остазлары — Владимир Андреев, А. Шейнин) тәмамлаган [3][4]. РФ (мәсәлән, «Главная сцена» телевизион проекты (2015), «Новая волна-2017» халыкара җыр бәйгесе) һәм дөнья күләмендәге төрле конкурсларда катнаша [5][6]. ФильмографияБүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |