Иркә
Иркә (Айгөл Миндар кызы Шабакаева; 6 апрель 1984 ел, ТАССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылы) — татар эстрадасының популяр җырчысы. Татарстанның (2018) һәм Башкортстанның (2021)[1] атказанган артисты. Тормыш юлыАйгөл 1984 елнын 6 апрелендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Әтисе – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнисе – Миңнебәдәр, 30 елдан артык күмәк хуҗалыкта савымчы була[2]. Ул гаиләдә бердәнбер кыз, Айгөлнең өч абыйсы бар. Айгөл мәктәптә укыганда классында ин озын буйлы кыз була, шул сәбәпле баскетбол уены белән мавыга. 16 яшендә Иркә авылдан Чаллы шәһәренә укырга китә. Чаллы музыкаль мәктәбендә укыган дәвердә, ул шулай ук төрле атаклы группалар, жырчылар белән концертларда катнашып йөри. Соныннан ул «Барс Медиа» компаниясе тарафыннан уздырылган «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнашып танылып китә. Иркә тамашачының күңелен үзенә генә хас булган кием һәм җырлау стиле белән яулап ала. Беренче никяхтан Айсылу исемле кызы бар. 2012 елдан архитектор Артур Шабакаевта кияүдә. Ике кызлары, Әминә, Сөембикә туа. Дискографиясе
Искәрмәләр
Тышкы сылтамаларШулай ук карагыз |