ЫрынбурBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ырынбур (рус. Оренбург, баш. Ырымбур, каз. Orynbor, Орынбор) (иске исеме Актүбә)(1938–1957 елларда Чкалов) – Россиядәге шәһәр, Ырынбур өлкәсенең үзәге һәм бер вакытта Ырынбур районының үзәге (составына инми). Көньяк Уралда, Сакмар белән Җаек кушылган урында урнаша. Халык саны — 562 569 кеше[6] (2016). ТарихШәһәр Ырынбур исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да. 1735 елда Орь елгасының тамагында Ырынбур (Оренбург) ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын шәһәр өчен яраксыз дип табыла. Шәһәрне Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга. 1742 елда тәүге урынынан 300 км ераклыкта, Җаек елгасы буенда, хәзерге Ырынбур каласына нигез салына. Орь елгасы тамагындагы Ырынбур ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орски дип атыйлар. Шулай итеп, Ырынбур атамасы Орь елгасының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзеннән алынган. 1744-1919 елларда Ырынбур губернасы үзәге. 1919 елга кадәр Русиянең Ырынбур көнчыгышындагы иң эре шәһәре. 1842 елда шәһәрдә башкорт-мишәр гаскәрләре идарәсе йорты Карвансарай төзелә. 1877 елда Ырынбурга кадәр тимер юлы салына, Ырынбур тимер юл вокзалы ачыла. 1899 елда шәһәрдә беренче электр станциясе энергия бирә. 1890-1906 елларда Урта Азия тимер юлы төзелә. 1891-1920 елларда шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсе эшләгән. Анда Сәгыйт Агиш, Габдулла Амантай, Афзал Таһиров һәм башкалар укыганнар. 1906 елда Ырынбур-Ташкәнт тимер юлы сафка индерелә. 1905 елда Урта Азия тимер юлы остаханәсе (хәзерге "Русия тимер юллары" ААҖ Локомотив эшкәртү заводы) төзелә. 1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский башлангычы белән Татар театры ачыла. 1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл отрядлар Ырынбурны алганнар. Совет чоры
1920 елда шәһәрдә Кыргыз Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзү турында Декретка имзалана. 1920-1925 елларда Казакъстанның беренче башкаласы була. 1917 елның 20-27 июлендә Ырынбур шәһәрендә I бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. 1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбур шәһәрендә III бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. I һәм II Бөтен башкорт корылтае Башкорт мәйдан (үзәк) шурасын (советын) төзү һәм "Башкорт" гәзитен чыгару турында карар кабул итә. III бөтендөнья башкортлары корылтаенда татар-башкорт автономиясен төзү идеясе Әхмәтзәки Вәлиди Туган белән кире кагыла һәм соңыннан Башкорт АССР-ы Башкорт дип аталган хөкүмәте төзелә. 1919 елда шәһәрдә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында Декретка имзалана. Карвансарай– Башкорт АССР-нын Хөкүмәте беренче урнашкан йорт. 1921-1936 елларда шәһәрдә Ырынбур башкорт педагогия техникумы эшләгән. Аны Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай тәмамлаган. 1938-1957 елларда совет очучысы Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ләкин Валерий Чкалов Ырынбур өлкәсендә тумаган һәм бер тапкыр да Ырынбур якларында булмаган. 1939 елда Ырынбур мамык шәлләре фабрикасы ачыла, Ырынбур шәлләр һәм яулыклар җитештерүче. 1941 елда Ырынбурга Ленинградтан 47-нче Авиаремонт заводы эвакуацияләнә. Бу боргыч(вертолёт) нигезендә Ырынбур машиналар заводы ачыла (хәзерге "Стрела" җитештерү берекмәсе). Сугыш вакытында завод 1595 очкыч чыгара (Ут-2, Ут-М, Як-6 (конструктор А. С. Яковлев), Ще-2). Сугыштан соң заводта Ми-1 вертолетлар; А-2 (КБ Антонова), Це-25 (конструктор П. В. Цибин), Як-14 (КБ А. С. Яковлева) планерлар; По-2 (КБ Н. Н. Поликарпова) самолетлар; Ил-М (КБ С. В. Ильюшина) штурмовик-бомбардировщиклар чыгарыла. 1950-1980 елларда заводта баллистик ракеталары чыгаралар. 1990 нчы еллардан Ка-226 вертолеты чыгарыла. 1966 елның ноябрендә 13-нче кое газ бирә. Бу көн Ырынбур нефтегаз яткылыгын ачу көне дип исәпләнә. 1969 шәһәрдә Сакмар ТЭЦ төзелә (хәзерге Россия челтәренең оешмасы). 1974 елда Ырынбур-Зәй (Татарстан) газ морҗа үткәргече сафка кертелде. 1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының беренче өлеше сафка кертелде. 1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының икенче, 1978 елның өченче өлешләр сафка индерелә. 1978 елда уникаль Ырынбур гелий комплексы сафка индерелә. 1979-1982 елларда "Инвертор" заводы төзелә. Ул атом станцияләр өчен электр есалары, бырлау һәм карамай иләү есалары җитештерүче була. Физик-географик тасвирламаГеографик урнашуыШәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 км ераклыкта урнашкан. Ырынбур тулысынча Европада урнашкан. Җаек елгасы аша җәяүлеләр йөрмәле күпердә Европа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Европа-Азия чиге Урал таулары, Мугоҗар таулары һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Ырынбур тулысынча Европа шәһәре булып санала.
Сәгать поясыЫрынбур UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан. КлиматЫрынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см). Елык уртача климатик күрсәткечләре:
Халык
Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[16] Административ бүленешЫрынбур 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән. Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары. ТранспортЫрынбур – эре транспорт төене. 1905 елдан Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт тимер юл линиясе эшли. Шәһәрдә Самарга, Орскига, Уральскига, Актүбәгә, Өфегә барган юллар киселешә. пуезлар Мәскәүгә, Екатринбургка, Өфегә, Самарга, Чиләбегә, Киевка, Адлерга, Ташкәнткә, Нурсолтанга, Бишкеккә йөри. Шәһәртирә электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри.
Шәһәр аша федераль юл Р239 (Казан — Ырынбур — Акболак — Казакъстан) белән чиге үтә. Шәһәр идарәсеБашкарма хакимиятЫрынбурда башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган. Шәһәр мэры Юрий Мищеряков. 2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Ырынбур администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли. Канун чыгару хакимиятеКанун чыгару хакимиятен Ырынбур шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко. Ырынбур турында җыр (фрагмент)[17]
МәдәниятҺәйкәлләр
Ырымбурның мәчетләре
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
Татар матбугаты
Искәрмәләр
Сылтамалар
|