Җигүле
Җигүле (рус. Жигулёвск) — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр. Халык саны — 55 560 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 60 298 кеше.[3] ГеографияҖигүле Идел елгасы янында, Самардан 92 километр көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Жигулёвск станциясе. Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) автоюлы бара. Исемнең килеп чыгышыШәһәр исеме «Җигүле таулары» калкулыгыннан килеп чыккан. ТарихXVII гасырда хәзерге шәһәр урынында Маркуаш, Отважное авыллар урнашканнар. 1942 елда Яблоневый Овраг авылы (хәзер шәһәр эчендә урнаша) тирәсендә нефть табыла. 1940-елларда Отважный нефтьчеләр бистәсе төзелә, 1949 елда ул күршедәге авыллары белән берләштерелә һәм аңа Жигулёвск исеме кушыла; 1952 елда Җигүлегә шәһәр статусы бирелә. Шәһәрнең алдагы үсеше Җигүле ГЭСы төзелеше (1950—1957 еллар) белән бәйле. Халык
Милли состав
ИкътисадҖигүле ГЭСы. Нефть чыгару, төзү материалларны ясау, "Энергореммаш" заводы, радио заводы, агач эшкәртү комбинаты, леспромхозлар, нәфис әйберләре фабрикасы. Шәхесләр
Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |