Сембер өлкәсе
Сембе́р өлкәсе́ (рус. Ульяновская область) – Россия Федерациясенең Европа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә. Өлкә үзәге – Сембер каласы. ГеографияЧиктәшлек
Сембер өлкәсе Россия Европа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъягына һәм иңкү Сулъягына бүлә. Уңүяк өлешен Идел буе калкулыгының өлешләре (Ундыр, Кременки һәм Сенгилей таулары, биеклекләр 363 метрга кадәр җитәләр) биләп тора, сулъягын исә сөзәк-какулыклы тигезлек биләп тора. КлиматКлимат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм. Вегетация чоры якынча 180 көнне тәшкил итә.[4] ГидрографияТөп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән. Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыТуфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар. Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б. ТарихVIII — IX гасырларда хәзерге Сембер өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Сембер өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Россия составына керәләр. 1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә. 1780 елда Сембер калгайлыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла. 1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае, 1935 елдан — Куйбышев крае, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе) составына кертелә. 1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Сембер өлкәсе оештырыла. ХалыкМилли состав
Торак пунктларСембер өлкәсе торак пунктлары
Татарлар Сембер өлкәсенең ике районында күпчелек тәшкил итә (Иске Кулаткы районында абсолют күпчелек, Яңа Малыклы районында чагыштырма күпчелек тәшкил итә). Административ-территориаль бүленешСембер өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге
ИкътисадСәнәгатьСпециализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Сембер өлкәсендә Россия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә. Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша. Авыл хуҗалыгыАвыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар. ТранспортАвиация транспорты
Автомобиль транспортыФедераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә. Тимер юл транспортыСембер өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе башкара. Өлкәдә туганнар
Моны да карагызИскәрмәләр
|