Әнвәр Бакиров (1920)
Әнвәр Закир улы Бакиров — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Тормыш юлыУл 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда эскрипкә классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга. Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча профессор Альберт Леман курсында укый. 1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли. 1958 елны Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә. 2001 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә вафат. Яңа бистә зиратында җирләнә. ГаиләсеХатыны — татар журналисты Фирдәвес Болгарская. ИҗатӘнвәр Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200 дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас. Җырлар, романслар, дуэтлар, хорлар
Нота җыентыклар
Хәтер
Искәрмәләр
Сылтамалар
Гөлнар Бакирова, Әтием турында(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
|