Инсаф Фәхретдинов
Инсаф Фәхретдинов, Инсаф Ильяс улы Фәхретдинов (1951 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха) — драма актеры, Минзәлә (1973—1990 елларда) һәм Яр Чаллы (1990―2023) татар дәүләт театрлары актеры, Татарстанның халык (1997), РФ атказанган (2013) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2014, 2017) премияләре лауреаты. Тәрҗемәи хәле1951 елның 27 апрелендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә дүрт балалы шахтер гаиләсендә беренче бала булып туган. Алты яшендә гаиләсе Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Кызыл Байрак авылына күчеп кайта. Кызыл Байрак башлангыч, Яңа Бүләк сигезьеллык, Теләнче-Тамак урта мәктәпләрен, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМИК) тәмамлый. Институтта Михаил Боярский, Елена Драпеко, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Шамил Бариев, Рөстәм Абдуллаев һ. б. театр дөньясында билгеле затлар белән укыган. Театр уку йортын тәмамлагач, үзе теләп, Минзәлә театрына эшкә кайта, 17 ел әлеге театрда хезмәт итә. 1990 ел — Яр Чаллы татар театры оешкан елда Минзәлә театры режиссеры Ф. Ибраһимов Минзәләдән дүрт артистны, шул исәптән Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Мәрьям Зәйнетдинованы Чаллыга алып китә. ИҗатыМинзәлә театрында уйнаган беренче роле — Мәсәдек («Соңгы хөкем») тамашачылар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителә. Буслай («Упкын читендә», Дударев) роленә тәнкыйтьчеләр игътибар итә. Минзәләдә эшләгәндә, 1984 елда ТАССР атказанган артисты исеменә лаек була. 1990 елдан 2023 елга кадәр Чаллы татар театрында хезмәт куя[1] Монда да башкарган төп рольләре, җырлы рольләре, үзенең җылылыгы, табигыйлеге белән тиз арада үз тамашачысын таба. Тискәре образларны да күңел җылысын биреп эшли. Башкарган рольләре
Фильмография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеӘтисе Ильяс, әнисе Дәрига. Туганнары Илфат (балачакта вафат), Рәмилә, Римма. Хатыны Раушания Таһирова, Яр Чаллы театры актрисасы (чыгышы белән Яңа Чишмә районыннан, Бәткедә үскән). Кызлары Рузалия, Азалия. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |