Венера Шәрипова
Венера Шәрипова, Венера Гәрәй кызы Шәрипова, рус. Шарипова Венера Гареевна (1927, Үзбәкстан ССР, Ширабад — 1989, Казан) — җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан АССР (1964), РСФСР (1970) халык артисты. Тәрҗемәи хәле1927 елның 27 декабрендә Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Ширабад кышлагында (1973 елдан шәһәр) туган. Кызыл командир булган әтисе Гәрәй чыгышы белән Әгерҗе районы Уразай авылыннан, әнисе Маһирә Чүпрәле районы Мунчалы авылыннан. 1930 елларда гаилә Казанга кайта, соңрак Литва ССР Клайпеда шәһәренә барып урнаша. Эчке эшләр идарәсендә эшләгән әтисе хезмәт вакытында һәлак була, ресторан директоры булган әнисен төрмәгә утырталар. 1943 елда Венера Казанда мәктәпне тәмамлап, Казан музыка училищесынә (Е.Г. Ковелькова классы) укырга керә. Анда бер ел укыгач, Мәскәүгә китә, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең татар студиясен (Е.В. Торшилова-Серебровская курсы) тәмамлый.
ИҗатыОпера һәм балет театрындаОпера һәм балет театрында 30дан артык төп партияне җырлый. Беренче (1950, Яшел Үзән шәһәрендә гастрольдә вакытта) һәм соңгы (1972, Владимир Атлантов белән бергә) башкарган төп партиясе — Джакомо Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсында Чио-Чио-сан ариясе[1].
ФилармониядәРепертуарындагы татар («Тәфтиләү», «Илкәем», «Төймә», «Яшь гомер», «Башка берни дә кирәкми», «Кичке Казан», «Юллар», «Кошлар», «Сагынырман Уралтау буйларын», «Киек казлар китә», «Серле күзләр», «Киндер», «Син янымда», «Мин беренче чәчәкләрне эзлим» һ.б.), рус җырлары, классик әсәрләре (ария, романслар) белән Финляндия, Югославия, Төркия, Дания, Франция, Бөекбритания, Италиядә чыгыш ясый.
Кызыклы факт
Гаиләсе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |