Хәлил Сәлимов
Хәлил Сәлимов (Хәлил Хәлим улы Сәлимов) – телче-галим, Алабуга (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтлары профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1947 елның 29 сентябрендә ТАССР Апас районы Дәвеш авылында туган. Апас урта мәктәбен алтын медальгә, «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1971) кызыл дипломга тәмамлаган. Казан дәүләт университетының татар хорында катнаша[1]. Казан дәүләт университетында «Татар теле сузыкларын спектраль анализлау» темасына (фәнни җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева) кандидатлык (1975), «Татар теленең просодик системасы»[2] темасына докторлык (1999) диссертацияләре яклаган. Хезмәт юлы
Фәнни юнәлешләре
Фәнни-педагогик эшчәнлеге«Гомуми тел гыйлеме», «Татар тел гыйлеменә кереш», «Хәзерге татар әдәби теле», «Укытучының сөйләм мәдәнияте» курсларын укыта. Алабуга дәүләт педагогия институтының халык театры белән җитәкчелек итә. 30 дан артык җыр язган. Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |