Share to:

 

Кытай татарлары сөйләше

Кытай татарлары сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Кытай

Төбәкләр:

Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы

 Классификация
Төркем:
Дацюань-Татар милли вулысында яшәүчеләр

Кытай татарлары сөйләше — Кытайда яшәүче татарлар арасында таралган татар теленең урта диалектына караган бер сөйләше. Язуда гарәп язуын кулланалар.

Тарихы

Хәзерге Кытай татарларының ата-бабалары Себер һәм Идел буе татарлары. XIX гасырга, беренче чиратта, татар сәүдәгәрләре ярдәмендә Урта Азиядә шактый азчылык формалаша.[1] Алга таба татар сәүдәгәрләре Урта Азиядән Цин империясенә караган Көнчыгыш Төркестанга күчеп килә башлыйлар, күбесенчә төбәкнең төньягын — Күлҗә, Чугучак һәм Өремче кебек шәһәрләрне үз итәләр. XIX гасыр ахырында Кытайда күчеп килгән татар балалары өчен татар мәктәпләре барлыкка килә башлый, тик соңрак ябылып бетәләр.[2][3] Хәзер Кытайда мәктәпләрдә һәм университетларда татар теле укытылмый. Тел гаиләләрдә генә саклана.[4] Алай да Кытайның бердәнбер татар авылы — Чишмәдә хакимия татарларның башлангычларын хуплый һәм мәдәни традицияләрен саклап калырга ярдәм итә. Авылда татар милли бәйрәмнәре — Сабантуй һәм Нәүрүз уздырыла.[5]

XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Маньчжуриядә дә татарлар күренә башлый. Мао Цзэдун идарә иткән чорда аның зур сикереш сәясәте һәм мәдәни инкыйлабы нәтиҗәсендә күп кенә татарлар Кытайдан китәргә һәм СССРга һәм көнбатышка күченергә мәҗбүр булалар.[6] Соңрак татарларның маньчжур җәмгыяте тулысынча юкка чыга, аның вәкилләре зур шәһәрләргә яки башка илләргә таралган, Синьцзян җәмгыяте дә кими бара.[7]

Көнчыгыш чит илләрдә татар диаспорасы теленең үсеш үзенчәлекләрен Кытай, Синьцзян-Уйгыр автоном районы, шулай ук татар-уйгыр һәм татар-Кытай икетеллелеге мисалында аз гына булса да өйрәнелгән.[1]

Татар көнчыгыш чит илләренең үзәге Кытайның Көлҗә, Өремче һәм Чавучак шәһәрләре булган. Нәкъ менә аларны Көнчыгыш эмиграциядәге татар тормышының үзәге һәм асылының чагылышы итеп карарга мөмкин. Бу шәһәрләрдә татарлар туган илләрендәге кебек уникаль мәдәни мохит, үзенчәлекле «татар цивилизациясе» булдырганнар.[1]

Татар теле иң элек белем бирү теле буларак эшләгән: татар телендә башлангыч, урта уку йортларында (татар мәктәбендә, кызлар мәктәбендә, «Нур» мәктәбендә, Гөләндәм ханым мәктәбендә, «Максудия» мәктәбендә, Гомәрия мәктәбендә, Чанышев мәктәбендә, Өремче татар мәктәбендә, Аялар һөнәр мәктәбендә) өйрәнелгән. Татар мәктәпләренә татарлар гына түгел, уйгырлар, казакълар, үзбәкләр, дунганнар һәм кытайлар да йөргән. Татар теле эшлекле аралашу һәм эшлекле язышу теле булып торган, хезмәт күрсәтү өлкәсендә киң кулланылган: татар эшкуарларының 60 кибетендә сәүдә алып барылган, көнкүреш, транспорт, юридик хезмәтләр күрсәтелгән. Татар мәдәнияте һәм татар сүзе татар эмигрантлары өчен татар китапханәләре фондлары аша җиткерелеп торган. Китапханәләрдә татар язучыларының әсәрләреннән һәркем файдалана алган. Татар телендә «Мөкәммәәл хисап», «Гомуми тарих», «Халык тарихы», «Татарча әлифба китабы» дәреслекләре басылып чыкан. Ә 1947 елда Күлҗәдә Г. Тукайның шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Татар теле дини, конфессиональ тел булган. Күлҗә һәм Өремчедә татар мәчетләре (татар мәчете, нугай мәчете) эшләгән, мөселман календаре сакланган. Мәчетләрдә гыйбадәт кылу гарәп телендә, ә рәсми булмаган аралашу татар телендә алып барылган. Шулай ук татар телендә дини әдәбият, вакытлы мөселман басмалары чыга. Моннан тыш, татар телендә дини жанрлардагы әсәрләр (вәгазь, тәүбә) язылган.[1]

Үзенчәлекләре

Кытай татар телендә киләсе күренешләрне аерып була. Телдә хәзерге татар телен йөртүче күзлегеннән искергән сүзләр, революциядән соң Совет Россиясендәге татар теленнән кулланыштан чыккан (яки чыгарылган), әмма үзенең элекке статусын саклап калган һәм кытай татарлары телендә бүгенге көнгә кадәр актив кулланылган сүзләр шактый күп. Мәсәлән, клит (ключ), кулуп (йозак), тәтә (әни), әттә (әти), бакали (бакалия), чөмәк (гвоздь), кат-кат (пирог), бал прәннек (прәннек), чыраг (свет), табанча (пистолет), чапан (куртка) һ.б.[1]

Кытай татарлары лексиксы яңартылган һәм ул универсаль ысуллар белән тормышка ашырылган: татар теле яңгырашы һәм мәгънәсе буенча якын булган уйгыр сүзләре белән баетылган: тоху (тавык), хораз (әтәч), кунак (кукуруза), мумай (әби), чал (карт), пияз (суган), сәбез (кишер), гөреш (дөге), нахша (җыр), кой (сарык), учка (кәҗә), мушек (мәче), пайпак (носки), юллык (гостиниц) һ.б.[1]

Татар теленә Көнбатыш-Европа һәм рус алынмалары үтеп кергән: телефон, телевизор, компьютер, радио, малина, варенье, батинка (ботинка), брука (чалбар), майка, кастум (костюм), шиблит, багана (багана), падарка (бүләк), машина, автобус, вокзал, поезд, аэропорт, аэроплан, булка, кампит (кәнфит), консул һ. б.[1]

Кытай теленнән алынмалар белән тулыланган: яңайу (бәрәңге), ляңпун (Кытай ашамлыгы), лазы (ачы борыч), бәсәй (пекин кәбестәсе), чәйзә (баклажан), луюоң (магнитофон), дийәнши (телевизор), биңшан (суыткыч). Синьцзянда татарлар һәм кытайлар арасында багланышлар бик көчле булуга карамастан, кытай алынмалары күп санлы булмаган. Бу лингвистик һәм экстралингвистик характердагы берничә сәбәп белән аңлатыла. Тоткарлыксыз, ирекле алынма процессына, кагыйдә буларак, Кытай сүзенең татарча аңлавы кыен булган орфоэпик кыяфәте комачаулый. Социомәдәни планның икенче сәбәбе: Кытайда татарларга үз телләрен югарырак социаль һәм мәдәни әһәмияткә ия дип күз алдына китерү хас була.[1]

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Юсупова А. Ш. Татарская диаспора в Китае: язык и культура // Жизнь, посвященная тюркологии. — Казань: ТГГПУ, 2011. — с. 377—383.
  • Ахметова Я. М. Сравнительно-историческое исследование языка татар Финляндии / Я. М. Ахметова. — Казань: КГЭУ, 2009. — 136 с.
  • Госманов М. Г. Ябылмаган китап / М. Г. Госманов. — Казан: тат.китап. нәшр., 1996. — 206 б.
  • Чанышев М. К. Кытайда татар мәгарифе тарихы / М. К. Чанышев. — Казан:
  • «Җыен» нәшрияты, «Идел-пресс» нәшрияты, 2007. — 240 б.
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya