Пермь сөйләше
Пермь сөйләше — татар теленең казан диалектына караган сөйләше. ТаралышыПермь сөйләше Пермь крае татар һәм башкортлары арасында, Башкортстанның Аскын районы төньягында таралган. ҮзенчәлекләреПермь сөйләше фонетик үзенчәлекләре буенча урта диалектка карый. Ләкин шул ук вакытта бу сөйләшнең себер һәм мишәр диалектларына охшашлыгы турында сөйли торган үзенчәлекләр дә табыла. Сузык авазлар системасы ун аваз булуы белән характерлана: а, ә, у, ү, о, ө, ы, э, ый, и. Пермь татар татарлары сөйләше озак вакыт чит телләр мохитендә формалаша, бу лекика өлкәсендәге күп кенә борынгы күренешләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Пермь сөйләшендә борынгы төрки сүзләр катламы сакланып калган. Борынгы төрки тел дип VII-XII гасыр язма һәйкәлләрендә теркәлгән төрки телгә әйтәләр.[1] [а] авазы о-лашмаган, нократ, касыйм, дөбъяз, мәлки сөйләшләрендәге [а] авазына охшаган. Сөйләмнең берничә үзенчәлеге күрше фин-угыр телләренә (удмурт, коми телләренә) охшаш: [т] авазы [ть] (т’әпи - тәпи), (кат’ык - катык). Әдәби телдәге [л], [д] авазлары кайвакыт [л’] [д’] булып яңгырыйлар (л’ынкыл – кеше, л’ынку – сөйләшү, ад’ийал - одеяло), бу авазлар фин-угыр телләреннән кергән сүзләрдә очрый. Әдәби тел белән о ~ у, о ~ у, э ~ э(е) ~ и, а ~ ы һәм у ~ ы ~ и тәңгәллекләре күренә: сурау (сорау), печин (печән), йаңы (яңа), чаңга (чаңгы). Аннан тыш: өй ~ ү, өй ~ ө (түмә - төймә, сөли - сөйли) тәңгәллекләре очрый. Калын һәм нечкә сузыклар алмашы хас: йанаша (йәнәшә), сәленү (салыну). Себер диалектларындагы кебек и ~ ей (әней - әни) алмашы очрый. Пермь сөйләшенең үзенә генә хас үзенчәлекләре:
ИскәрмәләрЧыганакларӘдәбият
|