Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы
Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Үз атамасын Башкортстанның Бәләбәй районы үзәге Бәләбәй шәһәре исеменнән ала. ТаралышыМинзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралу территориясе тулысы белән диярлек элеккеге Бәләбәй өязе территориясе чикләренә туры килә. Ул Башкортстанның көньяк-көнбатышында, көнбатышында, ягъни Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Кушнаренко, Куергазы, Күгәрчен, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Федоровка, Чишмә, Шаран районнарында таралагна. ҮзенчәлекләреМинзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгында аның сөйләшүчеләренең этник формалашу үзенчәлекләре белән бәйле кайбер кечкенә аермалар бар (мишәр компоненты, кайбер тар җирле төркемнәрдә нивелировка тәмамланмаган һ.б.). Моннан тыш, тикшерелә торган территориядә Минзәлә сөйләшенең әйдәп баручы үзенчәлекләре әкренләп юкка чыга, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә башлый. Аның көнчыгыш өлешендә чиктәш көнбатыш (мишәр) диалектының стәрлетамак сөйләшен характерлаучы үзенчәлекләр барлыкка килә. Шуннан чыгып, көньяк-көнбатыш Башкортстанның урта диалекты минзәлә сөйләшенең бер ас сөйләше дип билгеләнә һәм шартлы рәвештә бәләбәй урынчылыгы дип атала. Бәләбәй урынчылыгына минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре үзгәрү хас, бу урынчылык таралган җирлеккә XX гасырга кадәр төрле сөйләш вәкилләренең өзлексез миграциясе белән аңлатыла. Чыганаклар
|