Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы
Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Үз атамасын Татарстанның Әгерҗе районы үзәге Әгерҗе шәһәре исеменнән ала. ТаралышыТатарстанның Әгерҗе, өлешчә Менделеевск, Алабуга районнары һәм Әгерҗе районы белән чиктәш Удмуртияның районнарында урнашкан татар авылларында таралган. ҮзенчәлекләреМинзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгына минзәлә сөйләшенең [d]~[з] тәңгәллеге, әдәби телдәге [з] урынына [d] авазу куллану тора, бу аваз башкорт телендәге [ҙ] авазына якын тора, шулай ук әдәби телдәге -ый/-ий дифтонгы урынына -ай/- әй актив, системалы куллану кебек характерлы үзенчәлекләре хас. «-мак/-мәк» формаларын куллану минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы өчен аеруча киң таралган: анда нишләп йөрмәк кирәк, тумактан калмагач, үлмәктән калмабыз, сынамаг өченгә. Мондый күренешләрнең шигаре урта диалекттагы камышлы сөйләшеннән башлана, алар Идел буеның мишәр сөйләшләрендә урын алган, Башкортстан сөйләшләрендә дә таралган. Китап формасы буларак XX гасыр башына кадәр татар әдәби телендә актив кулланылган. Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгында мишәр диалектына хас өй>ү дифтонгының монофтонизациясе күзәтелә. Чыганаклар
|