Турбаслы сөйләше
Турбаслы сөйләше — татар теленең урта диалектына караган сөйләш. Үз атамасын Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылы исеменнән ала. ТаралышыБу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә. Иглин районында турбаслы сөйләшендә Турбаслы, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Орынды, Карамалы Акбирде авылларында сөйләшәләр. Бу авыллар һәрвакыт татар авыллары гына булып саналган. Турбаслы сүзе мари һәм чуашчадан (’ (чув. турпас, мар. турпаш ‘йомычка’) 'йомычкалы' дигәнне аңлата. ҮзенчәлекләреТурбаслы авылында туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләш татар теленең урта диалекты сузык һәм тартык авазлары системасы белән характерлана, ягъни аңа җ-лаштыру, татар әдәби телендәге кебек алгы телле [ч], [с], [з] куллану хас. Шуның белән бергә, Уфа тирәсендәге җирләр алган мишәрләрнең дә сөйләш формалашуда катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу сөйләшне формалаштыруда Татарстанның Тау ягындагы татарлар (XVIII йөздә), татар\-мишәрләр катнашкан. Үзенчәлекләрдән [ң] урынына ңг, ңғ (йаңга, миңгә), [с] урынына [ч]: қычқыч, бачқыч куллану, шулай ук сөйләшкә Көньяк Башкортстанда таралган сөйләшләр үзенчәлекләре хас. Сөйләшнең үзенчәлеге булып Тау ягы сөйләшләрендәге кебек хәзерге заман формасында а -п җата (қайтып җата ‘кайта’, җөгөрөп җаталар, уқып җаталар (балалар) классларында) аналитик формасын актив куллану да тора. Чыганаклар
Әдәбият
|