Минзәлә сөйләше
Минзәлә сөйләше — татар теленең урта диалекты сөйләшләре төркеме. Элеккеге Минзәлә өязе исеменнән (үзәге Минзәлә шәһәре була) иүз атамасын ала. Минзәлә сөйләше урта диалектның Казан төркеме белән бергә заманча татар теле нигезенә яткан. Бу иң өйрәнелгән сөйләшләрнең берсе: аның үзенчәлекләрен А.Г. Бессонов, Җ. Алмаз, Ә. Әфләтунов, Н.Ф. Катанов, Л. З. Җәләев, Л.Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, И.С. Насипов, М.Р. Булатова һ. б. өйрәнгән. ТаралышыТатарстанның көнчыгыш (Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Сарман, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Актаныш), Удмуртиянең Малая Пурга, Алнаш, Башкортстанның көнбатыш (Бишбүләк, Благовар, Борай, Бәләбәй, Дүртөйле, Илеш, Кармаскалы, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Янавыл, Әлшәй) районнарында таралган. ҮзенчәлекләреМинзәлә сөйләшүенең иң характерлы үзенчәлекләре булып 1) [d]~[з] тәңгәллеге, әдәби телдәге [з] урынына [d] авазу куллану тора, бу аваз башкорт телендәге [ҙ] авазына якын тора. Минзәлә сөйләшүендә (аның барлык ассөйләшләрендә дә) мишәр диалектына хас өй>ү дифтонгының монофтонизациясе күзәтелә. Сөйләштә иске татар әдәби теленә хас күренешләр күзәтелә. Иске татар әдәби теле белән уртак формалар хәзер дә локаль фольклор әсәрләрендә актив кулланыла. Минзәлә сөйләше төрле сөйләшүләрнең, катнаш телләрнең йогынтысында була, шуның нәтиҗәсендә төрле территорияләрдә аерым регионнарны бер-берсеннән аерып торучы теге яки бу үзенчәлекләре барлыкка килә. Минзәлә сөләше төп, әгерҗе, яңавыл һәм бәләбәй ассөйләшләренә бүленә. Чыганаклар
|